9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сөтчелек тармагында хәл кискенләшкән
Республиканың 16 районында сөтчелек тармагында хәл кискенләшкән. Сентябрь башында савым күләме 25,7 тоннага кимегән. Хәле авыр районнар исемлегендә - Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы. Безнең гәҗит
-
Украинадан качаклар саны арткан
Август ахырына Татарстанның миграция хезмәте идарәсе Украинаның 678 гражданына вакытлыча яшәү рөхсәте биргән. Идарәнең матбугат сәркатибе Алексей Пашин белдерүенчә, Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәте квотасы бер мең кешегә исәпләнгән. Украина мигрантларының күбесе эшләми. Федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов моны: «Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен...